Барлык яңалыклар
Новости
18 Май 2020, 14:16

Халык-ара гаилә көнендә республикада 26 пар өйләнешкән

15 майда Башкортстан ЗАГСларында 26 пар никахларын теркәгән, аларның 11е – Уфада

Кияүләр һәм кәләшләр яңа коронавирус пандемиясеннән куркып тормаган, битлек һәм перчатка киеп, Халык-ара гаилә көнендә үзләренең тәүге гаилә документын алырга килгән.
«Коронавирус инфекциясенең таралуына юл куймас өчен ЗАГС бүлекчәләрендә чикләү чаралары күрелгән, никахлар кунакларсыз теркәлә. Бүген бөтен бәхетле парларга «Без Халык-ара гаилә көнендә өйләнештек» дигән котлау открыткалары тапшырылды», — дип хәбәр иттеләр республика Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетының матбугат хемәтеннән.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: