Барлык яңалыклар
Новости
18 Май 2020, 13:26

Мөфти Равил Гайнетдин исеменнән хәйрия ифтары оештырыла

Изге Рамазан - изге гамәлләр ае, бу вакытта һәр мөселман Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына омтыла

Дагыстан мөселманнары өчен Русия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән хәйрия ифтары оештырыла. Бу хакта Русия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
Изге Рамазан ае - изге гамәлләр ае, анда һәр мөселман Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына омтыла.
Мохтаҗларга хәйрия ярдәме күрсәтү җайга салынган, волонтерлар мөселманнар яши торган йортларга иң кирәкле азык-төлек җыелмасын, кайнар ифтар ашларын китерә, ярдәм күрсәтү өчен телефон һәм интернет-линияләр ачылды.
Махачкалада Инсан фонды хәйриячеләр акчасына көн саен дүрт мең кешене кайнар пылау белән сыйлый, ифтар вакытында аны мөселманнарның өйләренә тарата.
Махачкаланың дүрт мең һәм Дагыстанның башка төбәкләрендәге тагын мең ярым мөселманга хәйрия ифтары Русия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин һәм аның хатыны Зөһрә ханым исеменнән таратылачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: