Барлык яңалыклар
Новости
18 Май 2020, 10:00

«Русия Ел укытучысы» конкурсының төбәк этаплары 20 сентябрьгә кадәр озайтылды

Бөтенрусия конкурсының йомгаклау этабын ноябрь аенда Волгоградта үткәрү планлаштырыла

«Русия Ел укытучысы» Бөтенрусия конкурсының төбәк этапларын үткәрү вакыты 20 сентябрьгә кадәр озайтылды. Русия мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк шул турыда әйтте. Бу хакта Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без төбәк этапларында җиңүчеләр өчен 28 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр семинар уздырырга ниятлибез. Ул конкурсның беренче, көндезге-читтән торып үткәрелә торган этабын үз эченә алачак. Йомгаклау этабында катнашырга теләүчеләрнең барысы да 5 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда Укытучылар көненә багышланган чарада катнашу мөмкинлегенә ия булсын өчен эшләнә», — диде Басюк.
Конкурс 1 июньгә кадәр тәмамланырга планлаштырылган иде. Төбәк этаплары, эпидемиологик хәл аркасында, Русия төбәкләренең өчтән берендә узды. Конкурсның йомгаклау федераль этабын 2-10 ноябрьдә Волгоградта үткәрү күздә тотыла.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: