Барлык яңалыклар
Новости
18 Май 2020, 13:54

Русиядә җәй башына кадәр җылы һава торышы булмаячак

Җылылык Русиянең Европа өлешендәге күпчелек регионнарга җәй башланганчы килмәячәк

Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец НСН эфирында сөйләде.
Агымдагы атнада Үзәк Русия аномаль салкын зонасында булачак. Моның сәбәбе — Төньяк Атлантик гаять зур циклоник җил», — дип аңлатты метеоролог.
Шул ук вакытта һава температурасы апрель дәрәҗәсенә кадәр төшәчәк. Һава торышы болытлы булачак, «көн саен диярлек кыска яңгырлар явачак».
«Гадәти көзге, салкын чор. Май аенда мондый озакка сузылган салкыннар 15 елга бер тапкырдан да ешрак булмый», — дип белдерде синоптик.
Тишковец сүзләренчә, температура майның соңгы көннәрендә нормага әйләнеп кайтачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: