Барлык яңалыклар
Новости
19 Май 2020, 19:58

Алинә Заһитовага 18 яшь тулды!

Бүген күренекле милләттәшебез – Алинә Заһитова үзенең туган көнен билгеләп үтә

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова үткән елның декабрендә үзенең спорт карьерасын туктатып тору турында белдерде.
Әмма, шуңа да карамастан, Русия тимераякта фигуралы шуу федерациясе башкарма комитеты фигуралы шуу буенча ил җыелма командасы составына фигуристканы киләсе сезонда ярышларда катнашу өчен кертте.
Без дә, форсаттан файдаланып, Алинәне туган көне белән кайнар котлыйбыз!
Бәхетле бул, Алинә! Тагын да зур биеклекләргә иреш! Үз мәхәббәтеңне тап! Әти-әниеңне куандыр! Татар халкын бар дөньяга таныт! Һәрчак сиңа уңышлар юлдаш булсын! Амин!
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: