Барлык яңалыклар
Новости
19 Май 2020, 20:30

Русия синоптиклары июнь җылы булыр дип фаразлый

Быел июньдә термометрның терекөмеш баганасы төнлә +10-15, көндез +20-25 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин

Быел Русиянең күпчелек төбәгендә җәйнең беренче ае шактый җылы булыр дип көтелә. Бу хакта «Российская газета» РФ Гидрометеоүзәгенең лаборатория мөдире Людмила Паршинага сылтама белән хәбәр итә.
Антициклоннар өстенлек итәчәк районнарда явым-төшем аз булыр дип фаразлана. Биредә Россиянең үзәк өлеше, Төньяк-Көнбатыш федераль округның көнчыгышы, Идел буе, Түбән Идел буе һәм Төньяк Кавказ республикалары хакында сүз бара.
Аның сүзләренчә, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә ай башында тәүлеклек уртача температура, гадәттә, +15,6 градус була, ә июнь ахырында һава тагын бераз җылына.
«Быел июнь җылырак булырга: термометрның терекөмеш баганасы төнлә +10-15, көндез +20-25 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Салкынайткан вакытта төнлә температураның +4-9, көндез +15 градуска кадәр түбәнәюе ихтимал», - диде Паршина.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: