Барлык яңалыклар
Новости
20 Май 2020, 13:39

Республикада COVID-19 йоктыручылар 92гә арткан

19 майга оператив мәгълүматлар буенча, Башкортстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 2247 очрагы ачыкланган

Бер тәүлектә алар 92гә арткан, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф сайтында.
Әлеге вакытта республикада чирлеләр — 1561 кеше, терелүчеләр — 669, коронавирустан үлүнең яңа очраклары турында хәбәр ителми (шушы чорда 17 кеше).
Соңгы тәүлектә Русиянең 83 төбәгендә 9263 яңа коронавирус инфекциясе белән авыру очрагы теркәлгән. (5921 кеше терелгән).
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: