Барлык яңалыклар
Новости
20 Май 2020, 19:26

Русиядә 1 июльдән лагерьлар ачылырга мөмкин

Җәйге лагерьларга эләгә алмаган балалар өчен онлайн-сменалар оештырылачак

Русия Мәгариф министрлыгы төбәкләрдә балалар өчен җәйге сәламәтләндерү кампаниясен 1 июльдән башларга тәкъдим итте. Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында министрлыкның тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Янина Голубева шул турыда әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Әгәр без кампаниянең 1 июльдән башлануы турында сөйләсәк, җәйге сменаларны тулы булмаган күләмдә — 21 көн түгел, ә 14 көн итеп оештыру мөмкинлеге турында әйтә алабыз, — диде Голубева. - Ул чакта сентябрьгә кадәр шундый дүрт смена үткәреп булачак».
Ул бу мәсьәлә хәзер министрлык тарафыннан Роспотребнадзор белән берлектә эшләнүен әйтте. Балалар һәм хезмәткәрләр лагерьга барыр алдыннан һәм анда булган вакытта коронавируска тестлар узар дип көтелә.
Гомумән алганда, Русия буенча балалар өчен 33,4 меңгә якын ял һәм сәламәтләндерү оешмасы ачылуга әзер.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: