Бу фоторәсемне Тула хәстәханәсеннән җибәргәннәр. Аннан шәфкать туташының үзен дә эзләп тапканнар. Ул саклану костюмы эчендә бик эссе булганга шулай киенгән икән. Мин аның хәлен бик яхшы аңлыйм – безне армиядә ОЗК кидереп йөгертәләр иде. Чыдасаң – чыда, чыдамасаң – юк. Хәтта кайберәүләр егылып та кала иде. Җитмәсә, мондый йөгерүдән соң кешенең авырлыгы да кими диләр иде.
Ә бу шәфкать туташы солдатлар кебек йөгереп кенә йөрми, ә көне буе коронавируслы авыруларны карый. Җитмәсә, ул үзенең эчке киемнәре күренер дип уйламаган.
Фоторәсемгә карагыз – үләргә яткан бабай торып утырган бит. Димәк, ким дигәндә дә бу шәфкать туташы бер гомерне саклап калган. Аңа моның өчен рәхмәт кенә әйтергә кирәк.