Барлык яңалыклар
Новости
21 Май 2020, 18:01

Милләттәшебез Рафаэль Акчурин чираттагы дөнья рекорды куйды

Ул 10 минутта киба-дачи сугышчан стойкасында 1240 дзуки-чудан һөҗүмен ясаган

9 майда Мәскәүдә үзизоляциядә булганда, хәрби спорт остасы Рафаэль Акчурин чираттагы дөнья рекорды куйган. Ул 10 минутта киба-дачи сугышчан стойкасында 1240 дзуки-чудан һөҗүмен ясаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
2014 елда, 50 яшьлек Рафаэль Акчурин берьюлы өч дөнья рекорды куйды.
1. 50,66 секундта 72 тапкыр өч бармакта отжимание ясаган.
2. 60 минутта 8840 тапкыр кул һәм аяклары белән өзлексез һөҗүм ясаган.
3. 31,23 секундта 40 тапкыр ике бармакта отжимание ясаган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: