Барлык яңалыклар
Новости
21 Май 2020, 18:46

Республикада тәүлек эчендә COVID-19 йоктыручылар 89га арткан

21 майга мәгълүматлар буенча, Башкортстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 2 424 очрагы ачыкланган

Тәүлек эчендә алар 89га арткан, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф сайтында.
Әлеге вакытта республикада чирлеләр саны — 1 643 кеше, терелүчеләр — 792, коронавирустан үлүнең яңа очраклары турында хәбәр ителми (барлыгы 18 кеше).
Соңгы тәүлектә Русиянең 84 төбәгендә 8 849 яңа коронавирус инфекциясе белән авыру ачыкланган. Илнең 85 төбәгендә барлыгы 317 554 чирле теркәлгән.
Шулай ук тәүлек эчендә 127 үлем очрагы теркәлгән. Шушы чорда Русиядә 3 099 кеше коронавирустан үлгән.
Соңгы тәүлектә Русиядә 7 289 кеше хәстәханәдән терелеп чыккан. Илдә терелгән пациентлар саны 92 861гә җиткән.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: