Барлык яңалыклар
Новости
22 Май 2020, 17:52

Сулар һавабыз өчен

Муниципаль район хакимияте, шәһәр биләмәсе, һәм “Бәләбәй комуналчысы” җәмгыяте хезмәткәрләре көче белән Морозов урамында 35 төп юкә үсентесе утыртылды

Шәһәр урамнарын яшелләндерү “Яшел Башкортстан” акциясе чикләрендә үтте. Әйткәндәй, 2020 ел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән республикада “Торак пунктларның эстетикасы елы” дип игълан ителгән иде. Чарада катнашучылар эшкә бердәм тотынды һәм тиз арада куелган бурычны җиренә җиткереп үтәделәр, шул ук вакытта коронавирус инфекциясеннән саклану турында да онытмадылар.
Илья Букарев әзерләде
Автор фотосы
Читайте нас: