Барлык яңалыклар
Новости
23 Май 2020, 16:41

Равил Гайнетдин Ураза бәйрәме уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте

Русия мөселманнарының рухи лидеры дин тотучыларны коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә барлык саклык чараларын күрергә һәм бөтен дөньяда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган йөзләгән мең кешенең терелүен сорап дога кылырга чакырды

Русия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте. Бу хакта Русия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.
Русия мөселманнарының рухи лидеры дин тотучыларны коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә барлык саклык чараларын күрергә һәм бөтен дөньяда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган йөзләгән мең кешенең терелүен сорап дога кылырга чакырды. Мөфти шәех Равил Гайнетдин Ураза гаетен билгеләп үтүнең зарурлыгын искәртте һәм Мәскәү Җәмигъ мәчетендә әлеге уңайдан үткәреләчәк бәйрәм чарасын Русия-1 телеканалы, шулай ук Русия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтларында карап булачагын әйтте.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: