Барлык яңалыклар
Новости
24 Май 2020, 11:14

Уфада Наҗар Нәҗмигә һәйкәл куячаклар

Шагыйрьгә һәйкәл кую буенча иң яхшы проект төзү конкурсы игълан ителде

Уфада Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗмигә һәйкәл кую буенча иң яхшы проект төзү конкурсы игълан ителде. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, язучының 100 еллыгы 2018 елда билгеләп үтелде.
Һәйкәл кую урыны - Уфа шәһәренең Совет урамында урнашкан Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә бинасы артындагы мәйдан.
Конкурста катнашу өчен гаризалар, проектлар 2020 елның 30 октябренә кадәр Башкортстан Республикасы Рәссамнар Берлегенә тапшырылырга тиеш.
Нигезләмә белән Башкортостан Республикасының «Русия Рәссамнар берлеге» бөтенрусия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге сайтында танышырга мөмкин.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: