Барлык яңалыклар
Новости
24 Май 2020, 18:11

Юлларны яхшырту мизгеле җитте

“Техстрой” җәмгыяте хезмәткәрләре автомобиль юлларын төзекләндерү буенча муниципаль килешү нигезендә Бәләбәй шәһәренең 9 Май, Гончар, Ферапонтов һәм Кояшлы микрорайонының Беренче урамнарында юлның өске катламын тигезләү эшләрен алып бардылар

Мондый ук хезмәтләр Шапошников һәм Тукаев урамнарында да алып барылачак.
– Шушы муниципаль килешү нигезендә “Техстрой” җәмгыяте Көнчыгыш, Коммунистик, Сыртланова, Кызыл, Морозов, Волгоград, М.Г. Әмиров исемендәге һәм Интернациональ урамнарына, шулай ук “Үзәк-Корпорация” районындагы кварталлар арасындагы юлда чокырларны ремонтлау эшләре башкарды, – дип хәбәр иттеләр Бәләбәй шәһәре хакимиятендә.
Быел да, үткән елдагы кебек, башкарылган юл эшләренең сыйфатын Уфа шәһәренең “Бәйсез юл экспертизасы үзәге” хезмәткәре Фәрвәз Гыйззәтуллин контрольдә тотачак.
Римма Солтанова
Илья Букарев фотосы
Читайте нас: