Барлык яңалыклар
Новости
25 Май 2020, 16:52

Русия абитуриентлары арасында иң популяр факультетлар билгеле

Мәктәпне тәмамлаучыларны барыннан да бигрәк мәгълүмати технологияләр факультеты кызыксындыра

Русия мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында югары уку йортларының иң популяр факультетлары билгеле булды. Бу хакта «Skysmart Интерактив эш дәфтәре» сервисы сораштыруларына сылтама белән RT хәбәр итә.
Мәктәп укучылары арасында мәгълүмати технологияләр факультетына ихтыяҗ зур, анда сораштыруда катнашучыларның 20 проценты керергә планлаштыра. Икенче урында медицина факультеты булып чыкты, ул абитуриентларның 12 процентын кызыксындыра.
Аннары икътисади (10 процент респондент), юридик (9 процент) һәм механика-математика (7 процент) факультетлары урнашкан. Укучыларның алтышар проценты гуманитар факультетка һәм чит телләр бүлегенә керергә планлаштыра.
Моннан тыш, сораштырылучыларның 5 проценты физика факультеты, 4 проценты биология, 3 проценты тарих һәм химия, 1 проценты филология һәм география факультетлары белән кызыксына.
Ә абитуриентларның 10 проценты «башка» вариантны сайлаган. Еш кына алар педагогика факультетын атаган яки «белмим» дип җавап биргән.
Чыгарылыш укучыларының 3 проценты гына быел вузга керергә җыенмый. Укуны дәвам итәргә теләүчеләрнең 97 проценты югары уку йортында бюджет хисабына укырга планлаштыра. Сораштыруда катнашучыларның 88 процентына Covid-19 коронавирусы пандемиясе аларның сайлау мөмкинлегенә берничек тә йогынты ясамаган.
Сораштыруда аноним рәвештә 11 сыйныфтан 1,2 мең укучысы катнашкан.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: