Барлык яңалыклар
Новости
26 Май 2020, 19:09

Республикага 30 градуслык эсселек һәм яшенле яңгырлар килә

Башкортстанда яңа эш атнасы җәйгечә эссе булмакчы

Алдагы көннәрдә Башгидрометүзәк синоптиклары 30 градуслык эсселек, койма яңгырлар һәм яшен булуын фаразлый.
Бүген, 26 майда, республиканың кайсыбер райондарында һава +29 градускача җылына. Җил төньяк-көнбатыштан, юнәлешен көнчыгышка үзгәртеп талгын.
Чәршәмбе, 27 майда, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын, урыны белән көчәючән. Төнлә термометр баганасы +9, +14, көндез +31 градуска тиклем күтәрелә.
Пәнҗешәмбе, 28 майда, һава торышы әллә ни үзгәрми. Яшенле яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан юнәлешен үзгәртеп талгын, урыны белән кискен. Һава температурасы төнлә 12-17 градус җылы, көндез +21, +26, көньякта +31 градуска тиклем.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: