Барлык яңалыклар
Новости
26 Май 2020, 11:44

Русиядә коронавируска каршы массакүләм вакцинация көз көне башланырга мөмкин

Вакцинация ярты елдан тугыз айга кадәр дәвам итәчәк

Русиядә коронавируска каршы массакүләм вакцинация көз көне башланырга мөмкин. Бу хакта Н.Ф.Гамалей исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры Александр Гинцбург Беренче канал эфирында әйтте.
«Массакүләм вакцинация көз башында башланыр дип өметләнәбез. Әмма, әлбәттә, бар халык бу вакцинаны бер үк вакытта ала алмый», - дип сөйләде Гинцбург.
Аның сүзләренә караганда, иң яхшы очракта вакцинация процессы ярты елдан тугыз айга кадәр дәвам итәчәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: