Барлык яңалыклар
Новости
26 Май 2020, 19:20

Тәүлек эчендә Башкортстанда коронавирус йоктырган чирлеләр 79га арткан

26 майга оператив мәгълүматлар буенча, Башкортстанда 2851 коронавирус инфекциясе белән авыручы исәпләнә

Тәүлек эчендә алар 79га арткан, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.
Үткән тәүлектә республикада коронавирустан вафат булганнар саны үзгәрмәгән, алар — 18 кеше.
Бер тәүлектә Русия төбәкләрендә коронавирусның 8 915 яңа очрагы расланган, 174 үлем очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә илдә 12 331 кеше терелгән.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: