Барлык яңалыклар
Новости
27 Май 2020, 14:38

Мәскәүдә песидә коронавирус табылган

Мәскәүдә биш яшьлек песидән коронавируска тест алынган һәм ул уңай нәтиҗә күрсәткән — песине хуҗаның йортына карантинга урнаштырганнар, дип хәбәр итте «Интерфакс»

«18 майда Ветеринар һәм фитосанитар күзәтү буенча федераль хезмәт карамагындагы үзәккә биш яшьлек песинең хуҗасы аны яңа коронавирус инфекциясенә тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткән. Песине алдан Мәскәү клиникаларының берсендә ветеринар караган», — дип хәбәр итте Ветеринар һәм фитосанитар күзәтү буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Николай Власов.
Песине хуҗаның яшәгән урыны буенча карантинга җибәргәннәр.
Ветеринар һәм фитосанитар күзәтү буенча федераль хезмәттә әйтүләренчә, коронавирус йорт хайваннарыннан кешегә күчми.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: