Барлык яңалыклар
Новости
27 Май 2020, 10:54

Путин Җиңү парады көнен билгеләде

Президент Владимир Путин 24 июньдә Җиңү парадын үткәрергә боерык бирде, дип хәбәр итте ТАСС

«Без аны 24 июньдә, 1945 елда җиңүчеләрнең легендар, тарихи парады булган, Мәскәү янында сугышкан һәм Ленинградны саклаган, Сталинград янында алышкан, Европаны азат иткән, Берлинны штурм белән алган сугышчылар Кызыл мәйданнан үткән көнне оештырабыз», — диде Путин Оборона министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу белән эш очрашуы йомгаклары буенча.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: