Барлык яңалыклар
Новости
28 Май 2020, 12:29

Башкортстанда уртача эш хакы — 36 мең сум

2020 елның беренче кварталында Башкортстанда уртача эш хакы 35 880 сум тәшкил итте, дип белдерде республика статистиклары

Әйтик, гыйнварда ул 35 573 сум булса, мартта исә 36 571 сумнан арткан.
Башстат мәгълүматлары буенча, агымдагы елның беренче кварталында республикада уртача номиналь исәпләнгән хезмәт хакы 2019 елның гыйнвар-марты белән чагыштырганда 6,8 процентка арткан. Реаль исәпләнгән эш хакы 4,2 процентка күтәрелгән.
Уртача эш хакы 36 мең булгач, аена хатын белән икебезгә 72 мең булып чыга ич!
Тик, кесәдә акча гына күренми, күрәсең хатын яхта алырга Швейцария банкына салып барадыр.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: