Барлык яңалыклар
Новости
28 Май 2020, 19:59

Томскида «Татар кызы-2020» өлкә бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Конкурска йомгак ясаганда, социаль челтәрләр кулланучыларының фикере игътибарга алынган. Интернет-тавыш бирүдә 600дән артык кеше катнашкан

Томскиның Татар мәдәнияте үзәге Томск татар милли-мәдәни мохтарияте белән берлектә «Татар кызы» бәйгесен үткәрде. Билгеле сәбәпләр аркасында конкурс дистанцион режимда узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсның өч финалчысы, өйдә конкурс биремнәрен үтәп, үзара ярышты. Жюри әгъзалары һәм социаль челтәрләр кулланучылары аларны юлланган видеоязмаларга карап бәяләгән.
Конкурска йомгак ясаганда, социаль челтәрләр кулланучыларының фикере игътибарга алынган. Интернет-тавыш бирүдә 600дән артык кеше катнашкан.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Ляна Хәмзина «Иң сөйкемле кыз» номинациясендә җиңүче дип танылды, Илзия Нигъмәтуллина«Иң нәфис кыз» номинациясендә җиңде, ә конкурсның төп җиңүчесе Алсу Идрисова булды, ул шулай ук «Тамашачылар симпатиясе» призын да алды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: