Барлык яңалыклар
Новости
29 Май 2020, 14:51

Республикада яңа коронавирус йоктыручылар - 3 меңнән артты

Башкортстанда 3 021 кешедә COVID-19 диагнозы расланган

Стопкоронавирус.рф сайты мәгълүматлары буенча, тәүлек эчендә республикада 79 очрак теркәлгән. Барлык чирлеләрнең 948е терелгән.
Оператив штаб хәбәр итүенчә, Русиядә пандемия башланганнан алып 379 051 кешегә яңа коронавирус инфекциясе диагнозы куелган. Соңгы тәүлектә 8 371 чирле ачыкланган. 150 993е терелгән (тәүлегенә +8 785), 4 142се (тәүлегенә + 174 очрак) вафат булган.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: