Барлык яңалыклар
Новости
31 Май 2020, 14:29

Путин Covid-19 аркасында Русиядәдә эшсезләр саны 1,9 млн кешегә кадәр артуын әйтте

РФ Президенты хезмәт базарындагы вазгыять буенча киңәшмә үткәрде

Коронавирус эпидемиясе дөньяның барлык илләре, шул исәптән Русия икътисадында тискәре чагылыш тапты. Илдә эш активлыгы, товарга ихтыяҗ кимү билгеләп үтелде. Нәтиҗәдә эшсезләр саны арткан. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин Русия Федерациясендә хезмәт базары торышына багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.
«Соңгы мәгълүматлар буенча, Русиядә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны шулай ук арта. Дөресен әйткәндә, монда безнең өчен көтелмәгән нәрсә юк, хәзер 1,9 млн кеше эшсез», — диде Владимир Путин.
РФ Президенты федераль һәм төбәк хакимиятләренә эшсезлек проблемасына югары дәрәҗәдә игътибар бирергә кушты.
«Эпидемия нәтиҗәләре белән көрәш башланганнан бирле, эш урыннарын, Русия гаиләләренең керемнәрен саклау мөһим өстенлеккә әйләнде», — диде дәүләт башлыгы.
Путин искә төшергәнчә, хезмәт коллективларын саклап калу өчен компанияләргә апрель һәм май айларында хезмәткәргә бер минималь хезмәт хакы күләмендә түләүгә субсидияләр, шулай ук еллык ставкасы 2 процентлы ташламалы кредит каралган. Бер үк вакытта кризиста эшсез калучыларның балаларына өстәмә түләүләр дә каралган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: