Барлык яңалыклар
Новости
1 июнь 2020, 19:23

1 июнь – халыкара балаларны яклау көне!

Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтә

Балалар-безнең тормышыбыз чәчкәләре! Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт ул, күңелдә җылы хисләр генә калдыра. Без һәр баланың әти-әнисе кочагында үсүен, һәр сабыйның үз бәхете белән туып, олыларның игътибарын кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез – безнең киләчәгебез! Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телибез, Амин!
Марат Шайбаков
Читайте нас: