Русия Финанслар министрлыгы керемнәре кимүне компенсацияләү өчен төбәкләргә 100 млрд сум акча күчерде. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.
«Акча 2020 елның 1 маена салым һәм салым булмаган керемнәре алдагы ике елдагы керемнәреннән кимрәк булган субъектларга юнәлдереләчәк», - диелә хәбәрдә.
Ярдәм күләме региональ бюджетларның кичектергесез чыгымнарын финанслау кирәклеген исәпкә алып билгеләнә. Биредә Covid-19 таралу сәбәпле, икътисади вазгыять начарлану күздә тотыла.
Бу чара Covid-19 таралу сәбәпле, икътисади хәл начарайган шартларда Русия субъектлары бюджетларын балансларга ярдәм итәчәк, дип саныйлар ведомствода.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.