Барлык яңалыклар
Новости
1 июнь 2020, 19:10

Тәүлек эчендә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 77гә арткан

1 июньгә оператив мәгълүматлар буенча, Башкортстанда 3337 коронавирус инфекцияле кеше исәпләнә

Тәүлек эчендә алар 77гә арткан, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.
Үткән тәүлектә республикада коронавирустан вафат булганнар саны үзгәрмәгән, алар – 18 кеше.
Башкортстанның саулык саклау министры Максим Забелин сүзләренчә, төбәктә чирлеләрнең күпчелеге – 50 яшькә тиклемгеләр.
Соңгы тәүлектә Русия төбәкләрендә коронавирус йоктыруның 9 035 очрагы расланган, 162 кеше вафат булган. Бер тәүлектә илдә 3 994 кеше терелгән.
Хәзер Русиядә 414 878 чирле исәпләнә, аларның 175 877се терелгән. 4 855 кеше якты дөнья белән хушлашкан.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: