Барлык яңалыклар
Новости
2 июнь 2020, 15:22

Коронавирус аркасында мөселманнар җәмгыяте еллык бюджетның 70 процентын югалткан

1 июньнән Мәскәүнең Җәмигъ мәчете ачылды

Ураза гаетендә мәчетләр ябылу сәбәпле, Русиядә мөселман җәмгыятьләре еллык бюджетларының 70 процентын югалткан. Бу турыда Русия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгының беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
Элегрәк Русия мөселманнары Диния нәзарәте мөселман оешмаларына үз юрисдикцияләрендә 2020 елның 1 июненнән башлап күмәк намаз укуны чикләүләрне акрынлап бетерергә тәкъдим иткән иде. Шул ук вакытта дини оешмаларга «дәүләт һәм җирле хакимият органнарының карарларына, указларына һәм башка документларына» игътибар итәргә, шулай ук санитар нормаларны үтәү күрсәтмәсе бирелде. Мәсәлән, 1 июньнән Мәскәүнең Җәмигъ мәчете дин вәкилләре өчен ачылды.
Дамир Мөхетдинов сүзләренчә, 24 майда узган Ураза бәйрәмендә Русия мөселманнары җәмгыяте зур чыгымнар кичергән.
«Русиянең барлык мөселман дин структураларының еллык бюджетының 70 проценты Рамазан һәм Ураза бәйрәмендә туплана. Бюджетның 70 процентын югалту — бу куркыныч. Сентябрь–октябрь айларында, ягып җылыту сезоны башлангач, иң авыр вакыт булыр, дип уйлыйм», — диде Русия мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: