Барлык яңалыклар
Новости
2 июнь 2020, 19:51

Республикада 445 мең бала 10 мең сум акча алды

Халыкара балаларны яклау көнендә Пенсия фонды Башкортстанда яшәгән 445 099 баланың әти-әнисе исәбенә 4,450 миллиард сумнан артык акча күчерде

Хәтерегезгә төшерәбез, 2004 елның 11 маеннан 2017 елның 30 июненә тиклем туган һәр балага бер тапкыр 10 мең сум акча түләнә.
Русия Пенсия фонды Башкортстан бүлекчәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 3 яшьтән 16 яшькә тиклемге бала тәрбияләгән 296 мең чамасы гаилә бер тапкыр бирелә торган түләү алды.
Күпчелек гаиләләр акча алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итте, алар Шәхси кабинетта гариза статусын күзәтеп бара ала.
Гаризаны Пенсия фондына биргән очракта, аны карау этабын клиент хезмәте телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин. Пенсия фонды бүлекчәләренең белешмә өчен телефоннары аның рәсми сайтында басылган.
Гаризаны шушы елның 1 октябренә хәтлем бирергә мөмкин.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: