Барлык яңалыклар
Новости
2 июнь 2020, 10:37

Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс Бибарсовта Covid-19 диагнозы расланган

Мөфтинең хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә

Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсовта коронавирус диагнозы расланган. Бу хакта Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов температурасы югары күтәрелү һәм авыруга хас башка симптомнар булу сәбәпле, табиб ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Мөфти Covid-19 инфекциясенә тест биргән. Кызганыч, ул уңай нәтиҗә күрсәткән. Хәзерге вакытта Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов Саратов шәһәре хастаханәләренең берсендә дәвалана», — диелә рәсми сайттагы хәбәрдә.
Аның сәламәтлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: