Барлык яңалыклар
Новости
3 июнь 2020, 14:20

Башкортстанда синоптиклар июньдә һава торышының нинди булачагын сөйләде

Башкортстанның гидрометеорология һәм тирә-як мохитне күзәтү идарәлеге җәйнең тәүге аена якынча фараз бастырып чыгарды

Синоптиклар мәгълүматы буенча, июньдә Башкортстанда уртача һава температурасының +17,+18 градус булуы көтелә, бу гадәти күрсәткечләргә якын. Норма +17 градус тәшкил итә.
Айлык явым-төшемнең нормага ярашлы булуы көтелә. Республикада башлыча 40-70 миллиметр явым-төшем була.
Гисметео мәгълүматлары буенча, шушы атнада төбәктә болытлы һава торышы, кыска вакытлы яңгыр явуы, яшен көтелә. Һава температурасы төнлә +9,+14, көндез +17,+25 градус.
Киләсе атнадан республикада көннәр җылыта. Температураның +30 градусҡа тиклем күтәрелүе мөмкин. Яңгыр явуы һәм яшен яшьнәве ихтимал.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: