Барлык яңалыклар
Новости
3 июнь 2020, 10:52

Мәскәүдә Сабантуй онлайн үткәрелә

Быел Мәскәүдә Сабантуй 4 июльдә онлайн үткәрелә

Коронавирус пандемиясе сәбәпле Мәскәүдә күп халык катнашлыгындагы чараларны тыюга бәйле «Сабантуй-2020» бәйрәмен интернет-мәйданчыкларда онлайн үткәрергә хәл ителде.
Бәйрәмне оештыручылар – Мәскәү Хөкүмәте, Татарстан Республикасының Русия Федерациясендәге Тулы хокуклы вәкиллеге һәм Башкортстан Республикасының Русия Президенты каршындагы Тулы хокуклы вәкиллеге белән берлектә Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе советы.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: