Барлык яңалыклар
Новости
4 июнь 2020, 20:20

Путин җиңел сәнәгать субсидияләрен елына 1 млрд сумга кадәр арттырырга кушты

РФ Президенты җиңел сәнәгать компанияләренә лизингка сатыла торган җиһазлар буенча килешүләрне 50 процент субсидия белән тәэмин итүне йөкләде

Русия Президенты Владимир Путин кредит линияләренә хезмәт күрсәтүне гадиләштерү өчен җиңел сәнәгать компанияләренә субсидияләүне арттырырга кушты. Бу хакта Дәүләт башлыгы үз йөкләмәсен бүген җиңел сәнәгатьтәге вазгыятькә багышланган киңәшмәдә белдерде.
«Хөкүмәткә җиңел сәнәгать кредитларын түләү өчен субсидияне арттырырга кушам. Ел саен 1 млрд сумга кадәр», — диде Владимир Путин.
РФ Президенты җиңел сәнәгать компанияләренә лизингка сатыла торган җиһазлар буенча килешүләрне 50 процент субсидия белән тәэмин итүне йөкләде. Компанияләр бу ташлама белән агымдагы елдан файдалана ала, диде Президент.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: