Барлык яңалыклар
Новости
4 июнь 2020, 10:44

Русиядә коронавирустан массакүләм вакцинацияне көзен ясарга җыеналар

Русия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко сүзләренчә, вакцина өстендә эш тулы көчкә бара

Русиядә Covid-19 яңа коронавирусыннан массакүләм вакцинация бу елның көзендә башланырга мөмкин. Бу хакта Русия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко сүзләренә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.
«Вакцина өстендә эш тулы көчкә бара, без нәтиҗәләр көтәбез. Белгечләр әйтүенчә, уңышлы булган очракта, көз көне үк массакүләм вакцинация башланачак», — диде Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.
«Әлегә барыбызга да инфекция куркынычын исәпкә алып яшәргә өйрәнергә кирәк», — диде Дмитрий Чернышенко.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: