Барлык яңалыклар
Новости
5 июнь 2020, 09:55

Башкортстан татарлары Милли-мәдәни автономиясе үз эшчәнлеге хакында хисап тотачак

Чара «Бердәм Русия» партиясенең төбәк Башкарма комитеты мәйданчыгында онлайн режимында үтәчәк

5 июньдә, 17.00 сәгатьтә, Башкортстан Республикасы татарлары Милли-мәдәни автономиясенең хисап утырышы узачак. Чара «Бердәм Русия» партиясенең төбәк Башкарма комитеты мәйданчыгында онлайн режимында үтәчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Әлеге оешма Советы рәисе Римма Үтәшева Башкортстан Республикасы татарлары Милли-мәдәни автономиясенең 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге һәм икенче яртыеллыкка бурычлар хакында сөйләячәк. Аның урынбасары Альбина Хәбибуллина исә иҗтимагый оешмаларга грант ярдәме күрсәтү хакында бәян итәчәк.
«Кызыл таң» газетасының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов газета-журналларга язылу кампаниясенең барышы хакында мәгълүмат бирер дип көтелә. Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Этнологик тикшеренүләр институты өлкән фәнни хезмәткәре, социология фәннәре кандидаты Илдар Габдрәфыйков Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр турындагы мәсьәләне кузгатачак.
Утырышны теләгән һәркем интернет аша күзәтә ала.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: