Барлык яңалыклар
Новости
5 июнь 2020, 16:16

Июньдә русиялеләрне ике кыска эш атнасы көтә

Июньдә русиялеләрне Русия көне һәм Җиңү парады оештырылу уңаеннан ике кыска эш атнасы көтә, дип хәбәр итте «РИА Новости» агентлыгы Хезмәт министрлыгына сылтанма белән

Тәүдә русиялеләрне 12 июньнән 14енә тиклем ял көтә. 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскара.
Моннан тыш, Русия президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясе аркасында күчерелгән Җиңү парады 24 июньдә — 1945 елда Кызыл мәйданда «җиңүчеләрнең тарихи парады» үткән көндә булачагын игълан итте.
24 июньнең ял булуын, ләкин эш хакы саклануын исәпкә алып, 23е бәйрәм алды көне дип саналмый, шуңа күрә эш көне бер сәгатъкә кыскармый.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: