Тиздән Гаяз Исхакый иҗатына багышланган isxaki.com сайт ачылачак. Бу хакта «Идел» журналы сайты хәбәр итә.
«Әдипнең иҗатына һәм шәхесенә багышланган сайтта Исхакыйның әсәрләре, фотосурәтләре, видеоязмалар, аудиокитаплар һәм күп төрле кызыклы материаллар урын алачак», дип хәбәр итә сайтны оештыручыларның берсе булган Наил Нәбиуллин.
«Аның иҗатын интернетка чыгару бик мөһим. Гуглда эзләп карагыз әле, ничә әсәрен табырсыз икән? Иң күбе 5-6: „Остазбикә“, „Кәҗүл җитек“, „Ул әле өйләнмәгән иде“, „Зөләйха“, „Ике йөз елдан соң инкыйраз“. Гаяз Исхакый сайтында исә, бөтен әсәрләр бер урында тупланачак», — ди Наил Нәбиуллин.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.