Барлык яңалыклар
Новости
7 июнь 2020, 11:31

Владимир Путин шәхси саклану чаралары резервын булдыру идеясен хуплады

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, шәхси саклану продукциясе эшкә яраклы хәлдә булырга тиеш

Русия Президенты Владимир Путин шәхси саклану чаралары резервын булдыру идеясен хуплады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Бу инициативаны җиңел сәнәгать торышы турындагы киңәшмәдә илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров белдерде. Министр сүзләренчә, «номенклатурага» 15 млрд сум чамасы акча салырга кирәк, ул акча медицина битлеге, саклану костюмы, респираторга бүлеп биреләчәк. Моннан тыш, исемлеккә күп тапкыр кулланыла торган күзлек, перчатка һәм антисептик кертергә мөмкин, дип өстәде Денис Мантуров.
«Росрезервка шәхси саклану чараларын кертү кирәклеге белән килешәм, әмма ул вакытта бу продукцияне яңартып тору өчен вакытында акча бүлеп бирүне дә күздә тотарга кирәк. Алар эшкә яраклы хәлдә булырга тиеш», — диде Владимир Путин.
Элегрәк Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Татарстанда битлек режимы ким дигәндә көзгә кадәр дәвам итәчәк, дип сөйләде.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: