Барлык яңалыклар
Новости
8 июнь 2020, 18:31

Матбугат чаралары чит илләргә авиарейслар 15 июльдән яңадан ачылу ихтималын хәбәр итә

Росавиация беренче этапта 15 ил белән авиаэлемтәне яңадан ачарга ниятли

Росавиация Роспотребнадзорга 15 июльдән Русиядән кайбер илләргә халыкара авиарейсларны яңадан ачу турында тәкъдимнәр җибәрергә ниятли. Бу хакта ТАСС агентлыгы бер авиакомпаниядәге чыганакка сылтама белән хәбәр итә.
Агентлык чыганагы белдерүенчә, кичә Росавициядә узган киңәшмәдә Русиянең кайбер шәһәрләреннән 15 илгә авиаэлемтәне яңадан ачарга тәкъдим итү турында карар чыгарганнар.
«Росавиация авиаэлемтә яңадан ачылачак илләр исемлеген Роспотребнадзор белән бергәләп билгеләр дип көтелә», — диде агентлык чыганагы һәм бизнес-авиация өчен авиарейсларны «барлык илләргә дә диярлек» ачу күздә тотыла дип өстәде.
Коронавирус пандемиясе аркасында Русия март ахырында башка илләр белән авиаэлемтәне тулысынча туктатты.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: