Барлык яңалыклар
Новости
8 июнь 2020, 10:32

Русиядә гриппка каршы вакцинацияне август аенда ук башларга ниятлиләр

Хөкүмәт вакцина белән тәэмин итүгә бәйле килешүләр төзү өчен кирәкле норматив документлар әзерләгән инде, предприятиеләр вакцина эшләп чыгаруга керешкән

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы быел гриппка каршы вакцинацияне алдарак — август аенда ук үткәрергә ниятли. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән хәбәр итә.
Министр «Русия 24» телеканалында Наилә Әскәр-задә белән интервьюда вакцинация ОРВИ сезоны башланганчы төгәлләнәчәкме, дигән сорауга җавап бирде. «Без август аенда вакцинацияне башларга ниятлибез. Әлбәттә, коронавирус инфекциясен исәпкә алып, моны иртәрәк, авыру киң таралганчы башласаң яхшырак. Һәм моны үз вакытында эшләргә кирәк», — диде ул.
Мурашко билгеләп үткәнчә, Хөкүмәт вакцина белән тәэмин итүгә бәйле килешүләр төзү өчен кирәкле норматив документлар әзерләгән инде, предприятиеләр вакцина эшләп чыгаруга керешкән.
Гадәттә, гриппка каршы Бөтенрусия прививка кампаниясе сентябрь аенда башлана.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: