Барлык яңалыклар
Новости
9 июнь 2020, 15:53

Республикада коронавирус йоктыручылар саны 4 113кә җиткән

9 июньгә мәгълүматлар буенча, Башкортстанда 4 113 коронавирус инфекцияле исәпләнә

Тәүлек эчендә алар 96га арткан, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.
4 113 кешенең 2 590ы — актив чирле, 1 505е терелгән.
Русия төбәкләрендә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 8 595 очрагы расланган, 171 кеше вафат булган. Бер тәүлектә илдә 11 709 кеше терелгән.
Русиядә 485 253 чирле исәпләнә, аларның 242 397се терелгән, 6 142 кеше якты дөнья белән хушлашкан.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: