Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь 2020, 15:44

Бөтендөнья туңдырма көне

10 июнь – туңдырма көне

Дөнья йөзендә нинди генә бөйрәмнәр юк икән. Бүген генә белдем – 10 июнь Бөтендөнья туңдырма көне икән.
Бу татлы азык якынча 5 мең еллар элек Кытайда барлыкка килгән, диләр. Чөнки алар, беренчеләрдән булып, табынга туңдырылган җиләк-җимеш соклары бирә башлыйлар.
Бөек Гиппократ туңдырманы эсседә дару буларак кулланган. Рим императоры Нерон үзенең сараенда махсус бүлмәдә таудан алып кайткан боз саклаган. Ул аны җиләк-җимешләр белән бизәп ашарга яраткан. Александр Македонский да салкын десерт ашап көч җыя торган булган.
Европада туңдырма 13 гасырда барлыкка килә. Аны Марко Поло Кытайдан кайтып сөйләгәч кенә белә башлыйлар. Русиядә кышкы сөткә бал салып, шуны савытларда катыра торган булганнар.
Күпләп 1786 елның 10нчы июнендә АКШта туңдырма сата башлыйлар. Шуңа да бу көн Бөтендөнья туңдырма көне булып исәпләнә.
Шушы ризыкны олысы да, кечесе дә бик нык ярата. Бәйрәм хакыннан без дә, кич белән, гаиләбез белән җыелып туңдырма ашарга җыенабыз әле.
Яхшы бит – кыйммәт тә түгел, иртән баш та авыртмый.
Габдулла Вафин.
Читайте нас: