Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь 2020, 17:36

Бер тәүлектә республикада 81 кеше коронавирус йоктырган

10 июньгә мәгълүматлар буенча, Башкортстанда 4 194 коронавирус инфекцияле исәпләнә

Бер тәүлектә алар 81гә арткан, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.
Үткән тәүлектә республикада коронавирустан вафат булганнар саны үзгәрмәгән, алар – 18 кеше.
4 194 кешенең 2 536сы – актив чирле, 1640гы терелгән.
Соңгы тәүлектә Русия төбәкләрендә коронавирус йоктыруның 8 404 очрагы расланган, 216 кеше вафат булган. Бер тәүлектә илдә 10 386 кеше терелгән.
Бүген Русиядә 493 657 чирле исәпләнә, аларның 252 783е терелгән, 6 358 кеше якты дөнья белән хушлашкан.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: