Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь 2020, 18:33

Владимир Путин эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен арттырырга кушты

4,5 мең сум күләмендәге эшсезлек буенча пособие өч ай түләнәчәк

Русиядә эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен өч айга арттырачаклар. РФ Президенты Владимир Путинның шул хактагы йөкләмәсе Кремль сайтында дөнья күргән.
«2020 елның 1 маеннан эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен өч айга 4 500 сумга кадәр арттырырга», — диелә документта.
Дәүләт башлыгы йөкләмәләр исемлеген 27 майда хезмәт базарындагы вазгыять уңаеннан үткәрелгән киңәшмә нәтиҗәләре буенча раслаган.
Ил Президентының пандемия шартларында россиялеләргә ярдәм күрсәтү турындагы законны имзалавы хакында хәбәр ителгән иде инде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: