Барлык яңалыклар
Новости
12 июнь 2020, 15:39

12 июнь – Русия көне

Хөрмәтле Бәләбәй районы халкы!Сезне Русия көне белән котлыйм!

Безнең Ватаныбызның мең еллык тарихы бар, ул бик зур җирләрне били, искиткеч табигый һәм рухи байлыкларга ия, бер дәүләт чигенә күп милләтләр, күп мәдәниятләр, күп диннәр сыешкан. Шушы көнне без барыбыз да үзебезне бөек дәүләтнең бер бөртеге итеп хис итәбез.
Иң авыр дәверләрдә дә Русия дәүләтен гражданнарының рух ныклыгы, дуслыгы һәм бердәмлеге саклады, болар Ватаныбызның бәйсез, көчле һәм гүзәл булуына булышлык итте. Без үзебезнең илебез белән горурланабыз һәм аның якты киләчәгенә ышанабыз.
Ил җитәкчелеге алып барган курс икътисадны тирән модернизацияләүгә, халыкның тормышын яхшыртуга, Русиянең халыкара авторитетын үстерүгә илтә. Ышанам – бу киләчәктә дә шулай булып калыр.
Без – бердәм дәүләт гражданнары, һәрберебезнең хезмәте һәм җаваплылыгы аның киләчәген хәл итә.
Шушы көнне кәефегез күтәренке булсын, күңелегез бөек Русия халкы һәм изге җиребез белән горурлану тойгысы кичерсен. Чын күңелдән сезгә тынычлык, изгелек, сәламәтлек һәм муллык телим!
Азат Сәхәбиев,
Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы
Читайте нас: