Барлык яңалыклар
Новости
12 июнь 2020, 11:25

Республикада ял көннәрендә җылы һәм яңгырлы була

Башкортстанда ял көннәрендә җылы һәм яңгырлы була

Синоптиклар мәгълүматы буенча, Русия көнендә, 12 июньдә, республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр фаразлана. Аерым районнарда көндез яшен, боз-борчак. Җил көнбатыштан, талгын, яшен вакытында көчәючән. Һава температурасы төнлә +12, +17, көндез+22, +27 градус була.
Шимбә, 13 июньдә,урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын, көндез кискен. Термометр баганасы төнлә 10-15 градус, төньяк һәм таулы районнарда +5кә тиклем, көндез +19, +24, көньякта +28гә тиклем.
Якшәмбе, 14 июньдә, аяз һава торышы була, республикада урыны белән бераз яңгыр ява. Һава температурасы төнлә +9,+15, көндез +18,+22 градус тәшкил итә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: