Барлык яңалыклар
Новости
13 июнь 2020, 18:17

«Сәләт-Самара» лагерь сменасын июль башында ачарга җыеналар

Лагерьда балаларны кызыклы белем бирү программасы, педагоглардан мастер-класслар һәм яңа дуслар көтә

Самара өлкәсендәге «Сәләт-Самара» лагере быел да балаларны җыячак. Смена 4 июльдән 16 июльгә кадәр (датада үзгәрешләр дә булырга мөмкин) «Тихие зори» ял базасында узачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.
Лагерь Самара шәһәреннән 50 километр ераклыкта урнашкан, биредә 2-3 кешелек җылытыла торган агач йортлар төзелгән, кайнар су килгән, уңайлы спорт мәйданчыклары бар. Балаларга бары тик хәләл ризыклар гына тәкъдим ителә.
"Инде дүрт ел дәвамында, җәйне онытылмаслык итеп үткәрү өчен, «Сәләт-Самара» лагерена өлкәдән сәләтле балалар җыела. Ул Самара өлкәсендәге иң яхшы лагерьларның берсе санала һәм «Сәләт» яшьләр оешмасы белән берлектә үткәрелә", диелә хәбәрдә.
Биредә балаларны кызыклы белем бирү программасы, педагоглардан мастер-класслар һәм яңа дуслар көтә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: