Барлык яңалыклар
Новости
13 июнь 2020, 13:04

«Туган телем – иркә гөлем» конкурсы дәвам итә

Конкурсның йомгаклау өлешен уздыру октябрь аена планлаштырыла

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан балалар өчен оештырыла торган «Туган телем — иркә гөлем» регионара фестивале иҗади эшләрне кабул итүне дәвам итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышлап уздырылса да, темалар ел саен үзгәреп тора. Быел ул Удмуртия һәм Татарстан республикаларының 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.
Әмма коронавирус сәбәпле конкурска йомгак ясалмыйча калды. Шушы көннәрдә «Рәсем» һәм «Көмеш каләм» номинацияләренә килгән эшләргә нәтиҗә ясалды. Ә «Нәфис сүз», «Вокал» номинацияләренә йомгак ясау көзгә кичектерелде, чөнки ансамбльләргә чыгышларын конкурска юлларга мөмкинлек булмады.
«Туган телем — иркә гөлем» регионара балалар фестиваль конкурсының «Вокал» һәм «Нәфис сүз» номинацияләренә 15 сентябрьдә генә йомгак ясалачак. «Рәсем» номинациясенә йомгак ясалса да, теләге булганнар рәсемнәрен редакциягә юллый алалар, чөнки бәйрәм көнне ул рәсемнәрдән күргәзмә дә оештырылачак. Шуңа күрә бу номинацияләргә эшләр кабул итү дәвам ителә.
Конкурсның йомгаклау өлешен уздыру октябрь аена планлаштырыла.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: