Барлык яңалыклар
Новости
14 июнь 2020, 18:26

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Татарстанда Башкортстан көннәренең вакыты күчерелде

Коронавирус пандемиясенә бәйле вазгыятькә карап, Башкортстан делегациясе Казанга көзен яки киләсе елда киләчәк

Май аенда Башкортстан делегациясе республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә Татарстанга сәфәргә килергә планлаштырган иде. Әмма коронавирус пандемиясе аркасында Татарстанда Башкортстан көннәрен күчерергә туры килде. Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Без Татарстанда Башкортстан көннәрен әзерләгәндә, ул ике еллык концепция иде. 2019 елда — Башкортстанда Татарстан көннәре, 2020 елда исә Татарстанда Башкортстан көннәрен үткәрү планлаштырылды. Һәм без бу концепцияне дәвам итәчәкбез», — дип искәртте Зиннәтуллин.
Зиннәтуллин ачыклык керткәнчә, планлаштырылган барлык чараларны күчерергә туры килгән. Татарстанда Башкортстан делегациясен, коронавирус пандемиясенә бәйле вазгыятькә карап, көзен яки киләсе елда көтәчәкләр.
15-16 майда Казанда ике төбәк җитәкчеләренең очрашуы узарга, алар киңәйтелгән составта министрлар һәм ведомство башлыклары белән фикер алышырга тиеш иде. Моннан тыш, эшкуарлар очрашуы, шулай ук «Ак Барс» һәм «Салават Юлаев» командалары ветераннары арасында хоккей матчы планлаштырылды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Эвелина Киселева әзерләде.
Читайте нас: